Язмышымда калдың (беренче вариант)

Очрашырга сүзләр бирештек тә,
Аерылды яшьлек юлыбыз.
Башланып та җырланалмый калды
Икәү язган моңлы җырыбыз.

Еллар узды. Гомер агышлары
Алып китте безне кайларга!
Гомер кышым килсә дә, мин кайтам
Вәгъдәләшкән яшел язларга.

Моңсу миңа. Кайда яшьлегебез?
Туймас идек сөеп, сөелеп.
Язмышымда калдың, яшьлек дустым,
Язылмаган моңлы көй булып.

Оставьте комментарий