Солдат егеткә

Туган яктан,туган җирләрдән
Солдат егет көтә гел хәбәр…
Сөйгән кызы язган шушы хат
Ник кадерле икән шулкадәр?

Көннәр,төннәр тыныч үтсен
Намус белән хезмәт ит син!
Дусларына бездән саләм әйт.
Сагынам сине солдат егет-
Бер көн миңа бер ел кебек
Исән йөреп өйгә имин кайт!

Газиз әткәң уйлап бөркетен
Күз яшьләрен сөртә яшереп
Газиз әнкәң улым кайтыр дип
Көтә тәмле ашлар пешереп.

Көннәр,төннәр тыныч үтсен
Намус белән хезмәт ит син!
Дусларына бездән саләм әйт.
Сагынам сине солдат егет-
Бер көн миңа бер ел кебек
Исән йөреп өйгә имин кайт!

Берәүгә дә әйтмә серемне
Сөйгәнеңнән сиңа бар бүләк-
Кайнар мәхәббәтем билгесе
Туебызга тектем ак күлмәк…

Көннәр,төннәр тыныч үтсен
Намус белән хезмәт ит син!
Дусларына бездән саләм әйт.
Сагынам сине солдат егет-
Бер көн миңа бер ел кебек
Исән йөреп өйгә имин кайт!

Оставьте комментарий