Әнкәемә (беренче вариант)

Әнкәемнең җылы карашларын
Күрми торсам, бик тиз сагынам.
Читлектәге (бишектәге) моңсу кошчыҡ кебек
Канатларым кагып талпынам.

Җылы карашларың сүрелмәсен,
Нурлы йөзең — чәчәк яктысы.
Чәчләреңә берүк чал кунмасын,
Бар булмышың синең — якшылык.

Талпынам да, канатларым җәеп
Туган якларыма ашкынам.
Кайтып күрсәм, әнкәй, карашларың,
Арулардан хәтта арынам.

Җылы карашларың сүрелмәсен,
Нурлы йөзең — чәчәк яктысы.
Чәчләреңә берүк чал кунмасын,
Бар булмышың синең — якшылык.

Сихри бер көч бардыр йөрәгеңдә,
Ерак аралардан мин тоям.
Төшләремдә нурлы йөзләреңә
Карап туялмыйча сокланам.

Җылы карашларың сүрелмәсен,
Нурлы йөзең — чәчәк яктысы.
Чәчләреңә берүк чал кунмасын,
Бар булмышың синең — якшылык.

Оставьте комментарий