Мизгелләр

Мизгелләрне сагынып көтәбез,
Ә гомерләр сизелми үтә.
Йөрәкләрне әрнетеп бетеп,
Кемнәрдер мәңгелеккә китә.

Якты дөньяларга бер тугач,
Яшәргә иде туйганчы.
Якты дөньялардан кем туйган,
Яшәт, Ходай, йөзләр тулганчы.

Тәкъдирләр язылган маңгайга,
Урап үтеп булмый язмышны.
Бәхет өчен җиргә туганбыз,
Гөлгә күмәр өчен тормышны.

Якты дөньяларга бер тугач,
Яшәргә иде туйганчы.
Якты дөньялардан кем туйган,
Яшәт, Ходай, йөзләр тулганчы.

Барыр юлыбыз якты булсын,
Бетмәсен дөнья мәшәкате.
Исән-сау булганда туганнар,
Яшәүләрнең шунда рәхәте.

Якты дөньяларга бер тугач,
Яшәргә иде туйганчы.
Якты дөньялардан кем туйган,
Яшәт, Ходай, йөзләр тулганчы.

Оставьте комментарий