Мин кабаттан туыр булсам

Мин кабаттан туыр булсам,
Чишмә булып туыр идем.
Чылтыр-чылтыр назлап кына,
Аягыңны юыр идем.

Күзләреңә (йөзләреңә) генә түгел,
Әзләреңә табынамын.
Көнгә кырык тапкыр сүнеп,
Кырык тапкыр кабынамын.

Ал мине күк, ай янында,
Йолдыз булып яныймчы мин.
Очкан чакта капыл сүнеп,
Ап-ак көлгә калыймчы мин.

Оставьте комментарий