Каридел буенда калам

Каридел буенда калам,
Каридел буйлары киң.
Күкләренең зәңгәрлеге,
Күкләренең зәңгәрлеге,
Чабый сафлыгына тиң.

Кариделем синдә калам
Җир иткән җирем шушы.
Бөркетләр оя ташламый,
Бөркетләр оя ташламый,
Ә мин каеның кошы.

Каридел буенда калам,
Чәчәктәй гүзәл илем.
Баһау батырны үстергән,
Баһау батырны үстергән,
Кайда рәхәтлек җирем.

Кариделем синдә калам
Җир иткән җирем шушы.
Бөркетләр оя ташламый,
Бөркетләр оя ташламый,
Ә мин каеның кошы.

Каридел буенда калам,
Матурлык учагында.
Күңелләрне эсир иткән
Күңелләрне эсир иткән
Туган як кочагым да.

Кариделем синдә калам
Җир иткән җирем шушы.
Бөркетләр оя ташламый,
Бөркетләр оя ташламый,
Ә мин каеның кошы.

Оставьте комментарий