Гашыйклар — дөньяның терәге

Син — минем ал таңым, эзләгән язмышым,
Кердең бит күңелгә, китмәскә гомергә.
Хыялда яшәгән, яшендәй яшьнәгән
Ут булып балкыдың йөрәгем түрендә!

Төнемне көн иткән, төшемне өн иткән
Кояшым булсаңчы син, иркәм, мәңгегә.
Чәчкәле язларны, тормышның назларын,
Насыйп ит татырга шатлыгын гел бергә!

Саф сөю нурлары, пар аккош җырлары,
Балкытсын бәхетләр кешеләр йөрәген!
Күп еллар узса да, күпме су акса да,
Гашыйклар — һәрвакыт дөньяның терәге!

Оставьте комментарий