Еллар аша

Мең упкыннар кичеп сиңа кайттым,
Киң дарьялар аша ашкынып.
Кайттым кичеп сиңа еллар аша,
Дулкын-дулкын сагыш ташкынын.

Кайттым, авылым, киек казлар кебек
Талмас канатларым талдырып.
Зәңгәр яшьлек язын бик еракта,
Зәңгәр томаннарда калдырып.

Әгәр сиңа тагын кайталмасам,
Урау булса барыр юлларым,
Минем сагыну җырым итеп тыңла
Җәйге тан да былбыл моңнарын.

Оставьте комментарий