Дөм-дөм

Дөм-дөм авылы кырлары,
Матурдыр болыннары, шул,
Матурдыр болыннары.
Төскә матур, эшкә батыр
Дөм-дөм авылы кызлары.

Дөм-дөм авылы су буенда,
Яшьләр бара уенга, шул,
Яшьләр бара уенга.
Безнең илдә матур тормыш
Кору — алар уенда.

Дөм-дөм авылы буйлатып
Җәяү йөрисем килә шул,
Җәяү йөрисем килә.
Юл бирегез, ашлык төяп
Кызыл олаулар килә.

Оставьте комментарий