Ышан, яшьлек

Без барабыз яшьлек юлларыннан,
Корчагиннар үткән юллардан.
Без яшьлекне мирас итеп алдык
Көрәшләрдә егылганнардан —
Мусалардан, Мулланурлардан

Ышан, яшьлек,
Ышан, байрагынны
Мәңге төшермәбез куллардан!

Бу юллардан узган ир-егетләр
Көрәшләрдә корычланганнар,
Танк эчләрендә янганнар,
Әнә алар:
Алга юл күрсәтеп,
Таш һәйкәлләр булып калганнар.

Ышан, яшьлек,
Ышан, байрагыңны
Мәңге төшермәбез куллардан!

Әй, һәйкәлләр,
Яшьлек сафларына
Тик бер генә борылып карагыз!
Сез омтылган бөек киләчәккә
Нинди якын хәзер арабыз!

Без — оныклар сезнең —
Сез омтылган
Киләчәкнең ишеген кагабыз.

Оставьте комментарий