Алга, дибез

Алга дибез, алга, дибез,
Артка таба барабыз,
Алга барырга кушкан бит
Безгә әби-бабабыз.
Их, их, безгә әби-бабабыз.

Бала уйнатканда

Әлли-бәли итәргә тал бишеге бар аның,
Иркәләргә сөяргә, үз әнкәсе бар аның,
Әй-әй-йәй.
Әтисенә ай кебек, әнисенә көн кебек,
Апасына гөл кебек лә, әбисенә туп кебек,
Килеп киткән кешеләргә чүп кадәр дә юк кебек,
Килеп киткән кешеләргә чүп кадәр дә юк кебек.

Насретдин

Авыр юлда бер ялгызың барганда,
Уйларыңны кара кайгы сарганда,
Ашыкма син бар дөньяны каргарга,
Ул таратыр бөтен кайгы-хәсрәтең…