Җавап бир

Вәгъдә бирештек икәү басмада,
Сызалып таң атты, алсу тасмадай.
Парлашып йөзә аккошлар күлдә,
Кайда син җаным, җавап бир?

Парлашып йөзә аккошлар күлдә,
Кайда син җаным? Җавап бир миңа.

Дулкыннар кага, басма чайкала,
Бүген мин ялгыз, син юк басамада.
Парлашып йөзә, аккошлар күлдә,
Кайда син җаным? Җавап бир.

Парлашып йөзә аккошлар күлдә,
Кайда син җаным? Җавап бир миңа.

Килерсең тәвәк шушы басмага,
Күңелем төшми дип, синнән башкага.
Парлашып йөзә аккошлар күлдә,
Кайда син җаным, Җавап бир?

Парлашып йөзә аккошлар күлдә,
Кайда син җаным? Җавап бир миңа.

Оставьте комментарий