Җирән атның, ай ялкаен
Алтын тарак белән дә
Тарыймын шул ай-hай, Гөлкәем.
Сез туганнар киләм дә дигәч,
Кайда калку шуннан да,
Карыймын шул ай-hай, Гөлкәем.
Алмагачның алмаларын
Был-был кошлар кунып та
Ашасын шул ай-hай, Гөлкәем.
Уйнап җибәр, көйләп тә җибәр,
Был-был сайравына да
Охшасын шул ай-һай, Гөлкәем.