Герман көе (беренче вариант)

Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына.
Иртән торсам, ике күзем
Сезнең якларда гына.

Айның да бар йолдызы,
Суның да бар кондызы.
Сагынсам кояшка карыйм,
Ул да йөри ялгызы.

Алсу була, моңсу була
Җәй көнендә таң ату.
Сагынуларым шулкадәрле —
Мөмкин түгел аңлату.

Урамнардан урамнарга
Кемнәр күпер салганнар?
Без аерылдык та саргайдык,
Саргаймасын калганнар.

Оставьте комментарий