Уйларым

Ярты төндә уянып,
Йоклый алмый уйланып,
Уйлап ятҡан уйларны
Таралышкнан куйларны
Калай итеп тә җыйыйм,
Калай итеп тә тыйыйм?

Даладагы камгаҡтай
Әкияттәге йомгаҡтай
Тотып тыеп булмастай,
Ташлап куеп булмастай,
Агым мәллә уйларым,
Сагым мәллә уйларым?

Заманасы заманга,
Яхшылыгы яманга,
Дөреслеге ялганга —
Барысы бергә ялганган!..
Калай итеп тә сүтим
Бу чуалган йомгакны?
Калай куып та җитим
Давыл куган камгакны?

Йөрәгемнең кагышы,
Йөрәгемдең сагышы —
Җитмеш җиде яу күргән,
Җитмеш җиде дау күргән
Халкым гына шул минем,
Ялкын гынам шул минем.

Аккан гына каннары —
Идел түгел, дәръя шул,
Чыккан гына даннары —
Иле түгел, дөнъя шул.
Ир күңелендә ил булса,
Уйны тарткан улъя шул.

Бүгенгесен уйлыймын,
Иртәгәсен буйлыймын,
Иртәгәсе ишәккә тип,
Кулым селтәп куймыймын,
Кулын селтәп куйган берне
Ишәктер дип уйлыймын.

Ай Уралым, Уралым,
Ил саклаган коралым!
Ятып калган төнең бар,
Балкып янган көнең бар.
Телне саклар халкың бар,
Илне зурлар хакың бар.

Салып илнең оранын
Ыргыз, Сәзе, Сораным,
Касмарт, Миәс, Сакмарым,
Курган, Кама якларым,
Хәлегезне сораным.
Тик яхшыга юрадым.

Ил язмышы ирдә икән,
Ил иртәсен уйласын,
Ил иртәсе — ишәккә дип,
Кулын селтәп куймасын;
Туйган җирдә йөрегәндә
Туган җирдән туймасын!

Айкап чыгам, байкап чыгам
Идел, Урал буйларын,
Идел, Урал буйларын.
Ярты төндә уянсам да,
Ниләр генә уйласам да —
Илем, синдә уйларым,
Иртәгәңдә уйларым!..

Оставьте комментарий