Уфа вальсы

Агыйдел күпере өстендә
Алтын ай, ярында таллары.
Моңланып тибрәлә, талпына
Уфамның бәхетле таңнары.

Ал нурга коенган урамнар,
Һавада ак сирин исләре.
Моң булып чакыра, иркәли
Уфамның җыр тулы кичләре.

Һәр сукмак, чәчкәдә — якты наз:
Саклана мәхаббәт серләре.
Яшьлекнең үзенә гашыйк ул
Уфамның йолдызлы төннәре.

Ал нурга коенган урамнар,
Һавада ак сирин исләре.
Моң булып чакыра, иркәли
Уфамның җыр тулы кичләре.

Яшьлек ул мәнгелек хәтирә,
Сагыныр кемнәрдер кемнәрне.
Яктырсын һәр вакыт күңелдә
Уфамның кояшлы көннәре.

Ал нурга коенган урамнар,
Һавада ак сирин исләре.
Моң булып чакыра, иркәли
Уфамның җыр тулы кичләре.

Оставьте комментарий