Уел (икенче вариант)

Курайчылар курай уйнамас,
Башкорт курайлары булмаса;
Егет тә генә кеше җыр җырламас,
Йөрәгендә дәртләр булмаса.

Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк,
Сәхрәләргә чыксам, җир җиләк;
Эчемдә генә минем утлар яна,
Ник җилкенә икән бу йөрәк.

Арыслан да киек һич кайгырмас,
Каршысында биек тау булса;
Егет тә генә кеше һич кайгырмас,
Газиз башы аның сау булса.

Оставьте комментарий