Яратамын сезне, дусларым
Насыйп булган безгә күрешүләр,
Исәнләшәм сузып кулларым.
Йөрәгемне ачып, сезгә дәшәм,
Сезне яратканга дусларым.
Насыйп булган безгә күрешүләр,
Исәнләшәм сузып кулларым.
Йөрәгемне ачып, сезгә дәшәм,
Сезне яратканга дусларым.
Туган ягым, синдә үтте минем
Гомеремнең гүзәл чаклары.
Йөрәгемдә әткәй-әнкәй назы,
Күңелемдә яшьлек моңнары.