Алтын безнең җир

Бакча безнең ил,
Алтын безнең җир,
Җиргә тезләнеп,
Чәчәк өздем мин.

Менә шул чакта,
Җирне кочаклап,
Үбәсем килде, —
Сыймый кочакка.

Йөрәккә сыйды,
Туйганчы сөйдем:
«Йөрәгемдә кал
Мәңгегә!» — дидем.

Оставьте комментарий