Бәхет кошым (беренче вариант)

Янгыр көткән иген кыры сыман,
Сагынып көтәм сине, зар булып.
Кил син, бәгърем, кил син, бәхет кошым,
Гомерлеккә мина яр булып.

Болгар кызы Ләйлә

Иделкәйдә синең туып үскән илең,
Идел-әнкәң бүләк иткән буен-сынын.
Һич оныта алмыйм сылу йөзләреңне,
Идел таңы сибеп тора көләч нурын.

Беренче ярату (беренче вариант)

Очраттым мин сине яшьлегем язында,
Ургылып ташыган дәрьяның ярында.
Шул язда кабынды беренче ярату.
Хисләрдәй ашкынып ташыды язгы су…

Комсомол (икенче вариант)

Ил чакырган чакларда,
Менеп ярсу атларга,
Юлга чыккан кем соң ул?
Үлем килсә дә үлмәс,
Җиңелмәс һәм баш имәс
Комсомол, комсомол!