Раушаниям, бәгырем

Диңгезнең дә була төрле чагы.
Бер давыллап ала, бер тына,
Раушаниям, бәгырем,
Бер давыллап ала, бер тына,
Күңелләрем сиңа омтыла,
Күңелләрем сиңа омтыла.

Зимфирәкәй

Зимфирәкәй, кемгә гөлләр өздең,
Арышларда йөрегән чагыңда?
Сандугачтай матур, сылу кебек
Күбәләкләр оча юлыңда.