Яшәргә дә әле яшәргә (беренче вариант)

Гомерләрне айлар, еллар саный,
Саный аны сәгать, минутлар.
Гомердән дә озын ниләр бар соң?
Гомердән дә кыска нәрсә бар?

Өемә шатлык тулсын

Матур гөлләр үстерәмен,
Өемә бәхет теләп,
Ул гөлләрнең гомерләре
Миннән икәнен белеп.
Өебездә һәммәбезгә
Шатлык бирсен гөлләрем.
Ямьле булсын өебез дә,
Шуны тели йөрәгем.

Бәйрәм җыры (беренче вариант)

Авырлыктан гына
Тормый әле дөнья,
Күрсәтсә дә кайчак моң-зарын.
Күңелләргә безнең
Канат куя торган
Бәйрәмнәре дә бит бар аның.