Сиңа (өченче вариант)

Без танышкан төндә ятлар идек,
Уйнап-көлеп кенә сөйләштек,
Ятлар безгә әгәр күз салсалар,
Бер-беребездән никтер көнләштек.

Мәхәббәт теләгез

Атылган йолдызлар артыннан атылдык,
Теләдек бәхетле булырга.
Ихластан вәгъдәләр бирештек,
Бирештек гомергә янәшә калырга.

Синсез үтте гомерем

Кулларыма алып аккош каурыйларын
Су буйларын урап әйләнәм.
Дөнья моңга чумган, аңа ниләр булган,
Нигә сагыш калган җәйләрдә?