Таң каршында
Таң йолдызы, маяк бул син
Юлда иркәмә;
Нурларың белән аны син
Назлап иркәлә!
Аның кайтып килүен мин
Бик көтеп калам;
Аның өчен чын йөрәктән
Ашкынып янам.
Таң йолдызы, маяк бул син
Юлда иркәмә;
Нурларың белән аны син
Назлап иркәлә!
Аның кайтып килүен мин
Бик көтеп калам;
Аның өчен чын йөрәктән
Ашкынып янам.
Кариделем синедә туып үстем,
Әчтем татлы чишмә суларын.
Җәйге иртәләрдә сандугачар
Сайраганын тыңлап туймадым.
Ник көзгегә карап монаясың,
Ак чәчләрен кат-кат саныйсың.
Әллә инде юри ни әйтер дип,
Мине микән шулай сыныйсың.
Әллә инде юри ни әйтер дип,
Мине микән шулай сыныйсың.
Эзләр калдырсада төзәтә,
Күңелдәге тозлы яраны,
Мәхәббәт дигәне шул мәллә?
Әйдә, дускай, әйтеп карале!
Елгарым да, саллар да.
Тибрәлдем йөзә алмадым.
Су буеннан зәңгәр чәчәк
Эзләдем табалмадым.
Ташлап киттең мине, көтмәгәндә
Ташлап киттең кайтмас җирләргә.
Тараталмас минем сагышымны
Кар-бураннар, ярсу җилләр дә.