Мин — бер тамчы

Мин — Җиремдең бер бөртеге,
Бер тамчы саф һавала.
Нур йотканга базлап янам,
Яшәү — яну дөнъяда.

Кулда тальян гармун (беренче вариант)

Кулда тальян гармун,
Күңел тулы җыр, моң,
Безнең яшьлек сөю җырында.
Уйнап торса тальян,
Оҗмах, матур дөньяң,
Безнең яшьлек тальян гармунда.

Кулда тальян гармун (икенче вариант)

Кулда тальян гармун
Күңел тулы җыр-моң.
Матур яшьлек сөю моңында.
Уйнап торса тальян,
Оҗмах фаный дөньяң,
Мәхәббәтем — тальян гармунда!