Сез мине әрнеми дисезме

Елмаеп көлсәм дә,
Я дәшми түзсәм дә,
Миндә дә шул ук бер хис инде…
Бигүк сер бирмәгәч,
Зарланып йөрмәгәч,
Сез мине әрнеми дисезме?!.

Көннәрем көз кебек,
Көз кебек сарыда —
Сагышлар сарыла җаныма.
Тыялмам хисемне,
Дулармын шикелле,
Хисләргә бирелсәм аз гына.

Зарланып йөрмәсәм,
Бигүк сер бирмәсәм,
Син мине гамьсез дип тиргәмә.
Язмышлар бер булгач,
Сагыш та бер инде —
Шул ук бер хис инде кемдә дә…

Оставьте комментарий