Яктырып уянды таң.
Вак-вак атлап сукмактан
Китте чибәр Нәсимә
Үрдәкләр фермасына.
Үти-үти, үрдәкләрем,
Ап-акларым, күмәкләрем,
Нихәлсез, дүдәкләрем.
Ак алъяпкыч, ак яулык,
Үрдәкләре ак мамык;
Шаулашып төшеп суга
Йөзделәр чума-чума.
Үти-үти, үрдәкләрем,
Матурларым, күмәкләрем,
Уйнагыз, дүдәкләрем.
Ә егет торган саклап:
Кызны сарды кочаклап,
Чибәр еш-еш тын алды,
Кояш төсле кызарды…
Үти-үти, үрдәкләрем,
Үрдәкләрем-дүдәкләрем,
Талпына йөрәкләрем…
Барлык үрдәкләр шул чак
Кычкырды күреп: — Бак, бак!
Бактың ни, бакмадың ни,
Ярлар бар дип тә белми.
Үти-үти, үрдәкләрем,
Үрдәкләрем-дүдәкләрем,
Эреде йөрәкләрем.
Күңел үз уен итте,
Яшьлек үз туен итте…
Җиргә нурлар төштеләр —
Чыклар да үбештеләр…
Үти-үти, үрдәкләрем,
Үрдәкләрем-дүдәкләрем,
Үтәлде теләкләрем!