Минем хакта уйлыйсыңмы?

Безнең яктан бер үтсәң дә
Күренеп, син, күренеп.
Күктән йолдыз чүпли алам,
Үрелеп мин, үрелеп.

Күзләремә баксаң әгәр,
Сөенеп, син, сөенеп.
Таулар күтәреп алалам,
Иелеп мин, иелеп.

Кабыналсаң мин кабызган
Учактан син, учактан.
Сөенечтән бар дөньяны
Алыр идем кочаклап.

Оставьте комментарий