Ява карлар

Ак канатлы кошлар кебек
Болыт агылды.
Сибелде кырлар өстенә
Аккош мамыгы.

Агарды күк, агарды җир,
Агарды дөнья.
Тик чыршылар гына яшел,
Чыршылар уйда.

Яшел чыршы өнсез калган,
Күреп кыш ямен.
Кыш иңенә сала аның
Бәйрәм күлмәген.

Ява карлар, мамык карлар,
Явар талганчы…
Кошлар кайтып, каурыйларын
Җыеп алганчы.

Оставьте комментарий