Бәхетләргә юллар кайда?..

Бәхетләргә юллар кайда икән?
Бәхетләргә юллар — йөрәктә.
Бәхет һәрчак сезнең кулыгызда
Эзләмәгез аны ерактан.

Бәхетләргә юллар кайда икән?
Бәхетләргә юллар — күңелдә.
Якты булса күңел түрләрегез
Моңнар булып бәхет түгелә.

Бәхетләргә юллар кайда икән?
Бәхетләргә юллар — күзләрдә.
Матурлыкны әгәр күрә белсәң
Бәхет балкыр һәрчак күкләрдә.

Бәхетләргә юллар кайда икән?
Бәхетләргә юллар — күңелдә.
Якты булса күңел түрләрегез
Моңнар булып бәхет түгелә.

Бәхетләргә юллар кайда икән?
Бәхетләргә юллар — хыялда.
Хыял диңгезендә йөзә белсәң
Бәхет булыр һәрчак яныңда.

Бәхетләргә юллар кайда икән?
Бәхетләргә юллар — күңелдә.
Якты булса күңел түрләрегез
Моңнар булып бәхет түгелә.

Оставьте комментарий