Яңа ел сәгатьләре

Әйдә, искә алыйк әле
Борынгы гадәтләрне…
Бер минутка тынып торыйк,
Онытып сәгатьләрне.

Үткән елда калсын әле
Кайгының сәбәпләре…
Кавыштырсын гашыйкларны
Яңа ел сәгатьләре.

Мәңге ташып торсын әле
Шатлык-сәгадәтләре.
Сәгать суга, сәгать суга —
Яңа ел сәгатьләре.

Оставьте комментарий