Йөре матур урамнарда

Күп йөзендә зәңгәр, күп йөзендә алсу,
Балкып яңган йолдыз шикелле.
Яшь күңелем, яшь күңелем сине әзли,
Сине көтә минем сөйкемлем.

Таң алдыннан алсу, таң алдыннан, дускай,
Ишетәсеңме сайрый сандугач?
Мин җырлыймын аның белән бергә,
Күкрәгемдә тыңмас җыр булгач.

Күзем йомсам, йомсам ни өчендер инде.
Син торасың минем каршымда.
Кул сузасың, чакырасың кебек мине,
Сөйлә балам, сөйлә барсын да.

Безнең урам буйлап узасың да,
Күзгатасың йөрәк ярамны.
Йөре матур, йөре матур, урамнарда,
Тыңлар булсаң гына җырымны.

Оставьте комментарий