Алма сатам, чия сатам…
Алма сатам, алма сатам,
Алмасыз калма тагы.
Алма кебек ярлар белән
Каршылыйк әле таңны.
Алма сатам, алма сатам,
Алмасыз калма тагы.
Алма кебек ярлар белән
Каршылыйк әле таңны.
Синең көләч йөзләреңә
Бер тутырып карыймчы.
Син дә миңа назлап кара,
Күзләреңне алмачы.
Гөл чәчәгенә бәйләнеп,
Чия пешә бал кебек.
Буең зифа яшь тал кебек,
Йөзең тулган ай кебек.
Аллы-гөлле гөл чәчәк,
Йөзең тулган ай кебек.
Аллы-гөлле гөлчәчәкне
Иснә, бәгырем, исле ул;
Үзе алсу, үзе нәфис,
Бигрәк синең төсле ул.
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Мортаза.
Аяк атлауларың матур,
Тагын да чык уртага.
Китәм, дисең, китәм, дисең,
Китәм, дисең, кайларга?
Ниләргә сабыр итмисең
Тагын бер-ике айларга?
Китәм, дисең, китәм, дисең,
Китәм, дисең, кайларга?
Ниләргә сабыр итмисең
Тагын бер-ике айларга?
Алларым аллар ата,
Гөлләрем гөлләр ата.
Сине уйлап ята-ята,
Айлар батып, Чулпан калка.
Сызылып таңнар ата.
Алы кайларда микән,
Гөле кайларда микән…
Уңда ярлар, сулда ярлар
Кайсын сайларга микән.
Бигрәк уңган тарысы,
Уйнап-көлеп җырлап алыйк,
Шатлансыннар барысы.