Буа җыры (беренче вариант)

Игенчеләрнең күңеле
Кояштай якты икән.
Буа алмалары кебек,
Телләре татлы икән.

Их, Зөя буйлары,
Күреп күзләр туярмы?
Күреп күзләрең туярмы
Ямьле Зөя буйларын?
Буа җирләре, алма, шикәре;
Алма, шикәре, Буа җирләре.

Зөя суларына карап
Чәчләрен тарый тирәк.
Сандугач җырына кушылып
Җырлый шатлыктан Безнең йөрәк.

Их, Зөя буйлары,
Күреп күзләр туярмы?
Күреп күзләрең туярмы
Ямьле Зөя буйларын?
Буа җирләре, алма, шикәре;
Алма, шикәре, Буа җирләре.

Ялтырый кояш нурлары
Зөя-су өсләрендә.
Зөя суы, Буа җире
Көч бирә хисләремә.

Их, Зөя буйлары,
Күреп күзләр туярмы?
Күреп күзләрең туярмы
Ямьле Зөя буйларын?
Буа җирләре, алма, шикәре;
Алма, шикәре, Буа җирләре.

Оставьте комментарий