Бу җырымны сиңа багышлыйм (икенче вариант)

Синең белән узган минутларны
Айга-елларга да алышмим.
Уем белән мин гел синең янда,
Өзгәләнсен әле синең җан да —
Бу җырымны сиңа багышлыйм!

Шатлыкларым күңел тулы иде,
Шатлык идем, инде сагыш мин.
Сиңа ләкин шатлык кына теләп,
Бары сиңа аклык кына теләп,
Бу җырымны сиңа багышлыйм!

Сагынулар, саргаюлар белән,
Югалтулар белән таныш мин,
Син дә мине искә төшерерсең
Сине сагнуымны төшенерсең, —
Бу җырымны сиңа багышлыйм!

Оставьте комментарий