Тамчылар тамар чаклар

Тамчылар тамар чаклар,
Ташулар агар чаклар;
Бергә булган вакытларны
Сәгатьләп санар чаклар.

Кама буйлары тал-тирәк,
Тирәксез җирләр сирәк.
Яшьлек яздай шаулар, китәр,
Сөеп калырга кирәк.

Таллар уйлана инде,
Бөре уяна инде;
Язларында ялгыз йөрсәң,
Йөрәкләр яна инде…

Тамчылар тамар чаклар,
Ташулар агар чаклар;
Кадерен белгән кешегә
Минутлап санар чаклар.

Оставьте комментарий