Бөрҗән егетләре

Гашыйкларның бил (е) дә бит ул —
Аның бер яме, диләр шул, ник кенә?
Кызлар безгә гыйшык тотса,
Минем бер җаным, диләр шул, ник кенә?

Зәңгәр күкне байкап узса
Урал тау бөркетләре лә;
Кара кашлы, кара күзле
Бөрҗәннең егетләре…

Бөрҗән буе кара урман,
Агач саен сандугач шул, ник кенә?
Бер җырламый күңел булмый,
Күңел тула — җыр булгач шул, ник кенә?

Зәңгәр күкне байкап узса
Урал тау бөркетләре лә;
Кара кашлы, кара күзле
Бөрҗәннең егетләре.

Оставьте комментарий