Матур икән ягыбыз,
Бездән сәлам алыгыз,
Сезне уйлап җаннар атып
Җырлап йөргән чагыбыз.
Кушымта:
Тарт гармуң күрекләрен
Юк безнен кебекләре
Кызлар күрсен:
Әнә нинди була
Яр Чаллы егетләре.
Авылыгызнын исеме
Исеме юк — дисеңме.
Апаң чыксын — син үсә тор
Бар юып кил битеңне.
Кушымта:
Эх, кыз бала, кыз бала
Йөрәккәем кузгала
Үзем китәм — ярты җаным
Сезнен авылда кала.
Кара кызлар гүзәлләр
Кая шулай ускәннәр?
Ай, үсәсен кән үскәннәр
Мин киләсе көткәннәр.
Кушымта:
Татар моң күрүкләре
Юк безнен кебекләре
Кызлар күрсен:
Энә нинди була
Яр Чаллы егетләре.
Без китәбез бит инде.
Срт күз ящен, кит, инде!
Бер күрүдә шул кадәрле
Яратмыйлар бит инде.
Кушымта:
Эх, кыз бала, кыз бала
Йөрәккәем кузгала
Үзе китә — ярты җаны
Синен янында кала.
Мондый матур чибәр затлар
Башка җирдә бар мени?
Тагын бер җыр җырла дисен
Җыр кайгысы бар мени?
Кушымта:
Эх, кыз бала, кыз бала
Йөрәккәем кузгала
Үзем китәм — ярты җаным
Сезнен авылда кала.
Әй, уф инде, уф инде
Башка торма, кит инде
Мондый матур кызлар белән
Дөньян тулган бит инде.
Кушымта:
Тарт гармуң күрекләрен
Юк безнен кебекләре
Кызлар күрсен —
Әнә нинди булган
Яр Чаллы егетләре.