Уйныйк әле дулкыннардай

Боргаланып, боргаланып
Ага бит ул Иделкәй.
Ярга түгел, күңелләргә
Кага бит ул Иделкәй.

Матур эшләребез бар,
Якты теләгебез бар.
Идел төсле талу белмәс
Ярсу йөрәгебез бар.

Юлларыбыз, юлларыбыз
Иделкәйгә тиң икән.
Күзләреңдә минем күзләр,
Уйларыңда кем икән?

Матур эшләребез бар,
Якты теләгебез бар.
Идел төсле талу белмәс
Ярсу йөрәгебез бар.

Дулкыннары, дулкыннары
Уйный бит ул Иделнең.
Уйныйк әле дулкыннардай
Кочагында илемнең.

Матур эшләребез бар,
Якты теләгебез бар.
Идел төсле талу белмәс
Ярсу йөрәгебез бар.

Оставьте комментарий