Туган ил (беренче вариант)

Китми күңелемнән минем һич
Шул сөекле илкәем.
Анда минем сөйгән халкым,
Анда сөйгән әнкәем.

Анда таңнар җәйге диңгез
Балкуыннан нурлырак.
Анда җырлар сандугачның
Сайравыннан моңлырак.

Анда, сайрар кош шикелле,
Көй суза гармуннары.
Сызыла иркен таң һавада,
Анда ил зар-моңнары.

Анда җырлый җирдә һәр кош,
Анда җырлый һәр агач.
Анда кайтсам, мин дә башка,
Анда мин дә сандугач.

Оставьте комментарий