Тиң ярлар

Ике җанны хисләр кавыштыргач,
Бер бөтенгә алар әйләнә.
Юллар да бер, уйлар да бер була,
Чәчләре дә чәчкә бәйләме.

Бөтерелеп талгын көйләргә,
Әйнәләр биек яшь парлар,
Әйтересең дә алар аккошлар,
Берберенә тиң ярлар.

Кияү егет күзен ала алмый,
Һәр эштәдәй сылу кәләштән,
Бик канәгать алар кеседеп,
Өлешенә төшкән көмештән.

Бөтерелеп талгын көйләргә,
Әйнәләр биек яшь парлар,
Әйтересең дә алар аккошлар,
Берберенә тиң ярлар.

Һавалар да очкан кошлар төсле,
Канат үскән сезнең иңнәргә,
Озын гомер, бәхет бирсен Ходай,
Бербересен сөйгән тиңнәргә.

Бөтерелеп талгын көйләргә,
Әйнәләр биек яшь парлар,
Әйтересең дә алар аккошлар,
Берберенә тиң ярлар.

Оставьте комментарий