Сиңа (беренче вариант)

Ниләр сөйли озын керфекләрең,
Ниләр сөйли шомырт төсле күзләрең?
Кемнәр өчен үрелеп чәчәк ата
Яшьлегеңнең назлы гөлләре?

Казан кызы

Казан кызы, сылуым, иркәм,
Иделдәге акчарлак.
Уйнап очкан акчарлактай
Син барасың уйнаклап ла,
Җилфердәп, вак-вак атлап.

Иркәмә

Иркәм, синең тирән, күз карашынң
Ялкын булып үрли күңелгә;
Шулай ялкынланып сөю хисе белән
Яшәрмен мин бөтен гомергә.

Совет солдаты

Кидең өскә соры шинельне,
Яклар өчен туган илеңне,
Ил өчен утка кердең син,
Ярты дөньяны гиздең син, —
Дан сиңа, дан, совет солдаты!

Безнең кардәшлек

Аралар ерак димәсен,
Килсен безгә якын дус.
Киң Иделнең суы татлы,
Халкыбызның йөзе якты,
Йөзе якты, күңеле хуш!