Кайтып килешем

Бала чакта көтеп ала идек
Олы юлдан кунак кайтканны,
Иң беренче хәбәр сала идек
«Ачып куегыз!», — дип капканы
Менә бүген үзем кунак инде
Олы юлдан кайтып килешем!
Саклаганнар минем эзләрне дә
Бөдрә таллар, җитез инешем!
Менә инде бүген үзем кунак!
Олы юлдан кайтып килешем!