Кайтыгыз

Хәбәр сала әнкәебез безгә,
Кайтып төшсә кинәт кайсыбыз.
“Балакайлар, туганыгыз кайтты!
Күрешергә тиз(е)рәк кайтыгыз!”

Яшәп калыйк язларда

Язлар аша тоя күңел
Гүзәллеген дөньяның.
Тыңлап туймас тавышлары,
Сайрап тора кошлары.

Яз яшәтә, яз яшәртә,
Яз күңелгә ямь бирә.
Язда булган бергә чаклар
Онытылмас мәңгегә.

Әче (ачы) балан язмышы

Бурап-бурап карлар ява,
Ап-ак булды аланнар.
Тик кып-кызыл яулыкларын
Салмадылар баланнар.