Бер авыл баласы мин (беренче вариант)

Шәһәргә килеп адашкан
Бер авыл баласы мин.
Елап калган әнкәемнең
Йөрәге ярасы мин.

Бер авыл баласы мин (икенче вариант)

Шәһәргә (калага) килеп адашкан
Бер авыл баласы мин.
Елап калган әнкәемнең
Йөрәге ярасы мин.

Мәңгелек ут

Җыйнап сугыш серен,
Мәңгелек ут сөйли,
Сүзсез сөйли тарих ялкыны:
Исән калды микән,
Дөрләп янды микән
Сугышларда баткан таң кызы?

Комсомол җыры

Безнең яшьлек нидән башланды? —
Ирләр утка кергән дәвердән,
Ятимнәргә назлы җылысын биргән
Әнкәемнең мамык шәленнән.