Нинди моң бар синең күзләреңдә?

Төнге сулар ага онытылып,
Аргы якка чакыра утлар.
Җирдә яшәү кадерле син булганга,
Елларга тиң назлы минутлар.

Син, изге Кырлаем

Синдә Кырлай, кайнар моң дәрьясы,
Синдә гөлләр һәрчак бөредә.
Үреңдәге шаулы карурманнар
Бигрәк серле булып күренә.

Соңгы чәчәк

Мин килдем кояшлы дөньяга,
Мин җирнең иң соңгы чәчәге.
Күзләрдә иртәнге чык түгел,
Тапталган мәхәббәт яшьләре.

Татар кешесе — тулырак нөсхә

Болгарымда болганган,
Суварында сызланган.
Сараенда саргайган —
Синдер, татар кешесе.
Себергә себерелгән,
Чиләбедә чиләнгән,
Ырынбурда орылган —
Синдер, татар кешесе.

Шомырт чәчәкләре хәтерле

Онытырга сине теләсәм дә,
Оныталмыйм, нигә, әйтимме?
Шомырт чәчәкләре сине хәтерләтә,
Шомырт чәчәкләре хәтерле.

Яшьлегем канатында

Язлар белән син килерсең төсле,
Мин язларга шундый ышанам.
Язлар җитсә, ташый мәхәббәтем,
Минем күңел язга охшаган.