Карганмыйм язмышка

Ишекне син яптың,
Башканы син таптың.
Мин көтәрмен диеп уйладым.
Ялгызлык бик яман,
Тик мин ялгыз калмам,
Тормышымнан мин әле туймадым.