Күргән чакта сине тәүге тапкыр
Мин аңлаган идем барын да.
Сине көткәнлеген йөрәгемнең
Сыкрап, ярсып типкән чагында.
Ә мин сине һәрчак белә идем,
Төшләремдә микән күргәннән.
Төннәремдә балкыр йолдыз идең,
Мин сине сөйгәнмен күптәннән.
Күпме җырлар башкарылган инде,
Тормышыма кинәт кердең, дип.
Көтмәгәндә әллә кайдан килеп,
Яулап алдың күңел күген, дип.
Ә мин сине һәрчак белә идем,
Төшләремдә микән күргәннән.
Төннәремдә балкыр йолдыз идең,
Мин сине сөйгәнмен күптәннән.
Тавышыңны, кайнар сулышыңны
Мин җырларда, гүя, ишеттем.
Күкрәгеңә башым салып тыңлыйм:
Бер моңга тиң йөрәк тибешең.
Ә мин сине һәрчак белә идем,
Төшләремдә микән күргәннән.
Төннәремдә балкыр йолдыз идең,
Мин сине сөйгәнмен күптәннән.