Җанга яр таба алмадым

Гашыйк булу берни түгел,
Ярату авыр икән.
Гомерлеккә яр булырлык
Янда кем калыр икән?

Кызарып пешкән баланны
Әче дип каба алмадым.
Янда торыр кеше таптым,
Җанга яр таба алмадым.
Кызарып пешкән баланны
Әче дип каба алмадым.
Янда торыр кеше таптым,
Җаныма таба алмадым.

Сөймәгәннәр яраталар,
Көтмәгән эзләп таба.
Сөюдәге ялгызлыктан
Нинди бар икән дәва?

Кызарып пешкән баланны
Әче дип каба алмадым.
Янда торыр кеше таптым,
Җанга яр таба алмадым.
Кызарып пешкән баланны
Әче дип каба алмадым.
Янда торыр кеше таптым,
Җаныма таба алмадым.

Гашыйк булу берни түгел,
Тиңеңне табу читен.
Җанга якын парлар эзләп
Дөнья читенә җиттем.

Кызарып пешкән баланны
Әче дип каба алмадым.
Янда торыр кеше таптым,
Җанга яр таба алмадым.
Кызарып пешкән баланны
Әче дип каба алмадым.
Янда торыр кеше таптым,
Җаныма таба алмадым.

Оставьте комментарий