Кулындагы гармунының
Көмеш икән телләре.
Кичә бер җыр җырлап үтте —
Миндәдер күңелләре лә,
Йокламадым төннәрне.
Өздереп уйнап үтә дә
Тәрәзәм буйларыннан,
Алсу таңнарда уята
Тәмле йокыларымнан ла,
Һич китми уйларымнан.
Сер бирмичә түзәр идем,
Аны кызлар күзлиләр.
Бүген килсә, йөгереп чыгам —
Сизсә сизәрләр әниләр,
Ник әллә ни димиләр.